Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дилә Нигъмәтуллина да кияүгә чыккан, ди

Марат Мухинның никахлашуы шау-шу тудырды дип язган идек инде. Чыннан да, күп кеше аны Диләне, кызын ташлап, башка хатынга китүдә гаепли. Чынлыкта хәлләр бит башкачарак икән...

Марат белән Дилә аерылышканнар дигән сүзләр йөрде инде, аларның бергә тормаулары да билгеле иде, ләкин алар үзләре бу теманы кузгатмадылар. Күп кеше аларны хаман да кавышырлар дип көтте. Аерылышулары турында Марат икенче тапкыр өйләнгәч кенә сүз башлады. Баксаң, алар чынлап та инде күптән Дилә белән аерылышканнар, әлле алай гына да түгел, Дилә үзе инде күптән башка кешедә кияүдә икән. Менә нәрсә дип яза Марат: «Бу хакта белмәүчеләр өчен хәбәр итәм, без инде Дилә белән күптән бергә түгел. Ул үзе инде күптән башка кешедә кияүдә. Аның үз тормышы, минем үземнеке. Безнең кызыбыз турында да борчылмагыз, аның белән дә бар да яхшы. Бу бары тик безгә кагыла торган әйберләр. Минем турында дөрес булмаган мәгълүмат таратырга кирәкми. Зинһар, тынычланыгыз. Бу кадәр пычракны минем хатыныма ишетергә бик тә авыр. Ул берничек тә эстрада белән бәйләнмәгән. Игътибарыгыз өчен рәхмәт».

Менә шундый хәлләр...

Автор: Г.Шарапова

Фото:Инстаграм

http://www.sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса