Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бу ялларда «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы нинди чаралар әзерли?

Бу ялларда «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында Әлмәттә чираттагы «Минем шәһәр, минем урам» вакыйгалар сериясе уза.

Бу юлы әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын  программаның эксперты, философ һәм тикшеренүче Альфрид Бустанов белән очрашуга, шулай ук «Каллиграфия – илһам чыганагы»  күргәзмәсенә һәм каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлеваның мастер-классына чакырылар.

10 август көнне 15.00 сәгатьтә «Сфера» планетариенда  тарихчы Альфрид Бустанов катнашында «Татар кулъязмалары ни сөйли?» дигән очрашу узачак.

Альфрид Бустанов-фәлсәфә докторы, Амстердам университеты укытучысы, Көнбатыш Себердәге ислам китабы тарихы буенча монография авторы, шулай ук Урта Азиядә совет көнчыгышын өйрәнү тарихы буенча монография авторы.

Яшь чикләве 14+

16:30 сәгатьтә каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлеваның «Каллиграфия-илһам чыганагы» дигән күргәзмәс ачылышы. Аның иҗаты белән 11 августка кадәр (11 августны кертеп) бушлай танышырга мөмкин.

Очрашуга бушлай керү өчен  түбәндәге сылтама буенча теркәлү сорала:https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1033612/

Гөлназ Исмәгыйлева-яшь рәссам, Мармар дәүләт университетының магистратура студенты, күренекле каллиграфия осталары укучысы. Гөлназ үз эшләрендә Коръән юлларын яңадан торгызып, барлык сурәтләрне матур нәфис образга әйләндерә.

1 август көнне, 14:00 сәгатьтә Гөлназ барлык теләүчеләр өчен «Куфик хат нигезләре» дигән мастер-класс үткәрәчәк. Мастер-класста катнашучылар каллиграфиянең төп төрләре белән танышачаклар һәм «Куфи» шрифтын җентекләп өйрәнәчәкләр.

Мастер-класска бушлай керү өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү сорала: https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1033619/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса