Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бүген «ТАТАРСТАР» дигән яңа онлайн-шоу башланып китә

Бүген, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү көнендә, Татарстанда 19.00 сәгатьтә «ТАТАРСТАР» бәйгесе башланып китә.

 Бәйгедә өйдән чыкмыйча гына да катнашырга була. Беренче сайлап алу турында жюри әгъзаләре ярымфиналга узучы катнашучыларны сайлап ала.

Алга таба финалда төп приз: видеоклипны профессиональ төшерү һәм аны Татарстан Республикасының социаль челтәрләрендә таныту өчен көрәш башлана.

Бүген жюрида РФ һәм ТР халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Винера Ганиева, «Волга-Волга» ВИА солисты Антон Салакаев, зур онлайн-проектлар оештыручы, продюсер Динар Нигъмәтҗанов һәм «Курай MegaDance» МС популяр алып баручысы Газинур Фәйзуллин булачак.

Башкаручыларның чыгышларын бүген 19:00 сәгатьтә Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрдә карап булачак.

 «ТАТАРСТАР» бәйгесе катнашучыларның осталыгы өч сайлап алу чыгарылышы туры эфирында (27 май, 31 май, 3 июнь), ярымфиналда (7 июнь) һәм финалда (10 июнь) бәяләнә.

 Тамашада катнашу өчен кастинг 1 июньгә кадәр дәвам итә. Жюри составы һәрвакыт алышынып торачак. Алар арасында  Татарстанның танылган шәхесләре, артистлар һәм музыкантлар булачак.

Сайлап алу этапларында һәм шоуның үзендә кем җиңәчәген жюри тавыш бирүе генә түгел, онлайн-тавыш бирүдә катнашкан гади тамашачылар да хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса