Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар драма театрына капиталь ремонт ясалачак

Бу максатларга федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин боерыкка кул куйды. Татарстан Әлмәт һәм Әтнә театрлары капиталь ремонт ясау өчен 162 миллион сум күләмендә өстәмә финанслау алачак.

Безнең республикадан тыш, субсидияләрне Калмыкия, Удмуртия һәм Чувашиягә җибәрәчәкләр.

- Быел төбәк һәм муниципаль театрларны һәм музейларны модернизацияләүгә федераль бюджетта барлыгы 1,8 млрд сумнан артык акча каралган. Эшләр «Мәдәният» милли проекты кысаларында алып барыла, – диелә хәбәрдә.

Ремонт мәдәният учреждениеләренең туристлык җәлеп итүчәнлеген һәм аларга йөрү мөмкинлеген арттырыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса