Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы Елховой авыл тарихы музеенда “Буыннар чылбырын тоташтыручы комганнар” күргәзмәсе ачылды

Елховой авылының үзенең осталары булган.

Күргәзмәне ачу тантанасында Елховой урта белем биру мәктәбеннән дүртенче сыйныф укучылары катнашты.

Балалар комганнар тарихы, аның килеп чыгышы, аларның төрләре белән таныштылар. Ә комганнар нәрсә өчен кирәк соң? - дигән сорауга барсы да уйга калдылар. Бүгенге иркен заманда комганнар бөтенләй дә кирәкмидер төсле тоелса да, ачыклый торгач, аларның һәрбер өйдә, мунчада булырга тиешлелеге ачыкланды.

Балалар гасырлар кичкән, буыннар чылбырын тоташтырып торучы комганнарны тотып, аның белән бит- кулларын юып карадылар, комганнарның әһәмияте турында күп кенә мәглүмат та алдылар, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

Татар – мөселман комганнары башка комганнардан аерылып торганнар. Мондый комганнарның борын очында түгәрәкләп балдак куелган. Кулдан эшләнелгән мондый комганнар – сөннәтле татар комганы дип йөртелгәннәр. Комганнарны Казан арты авылларында, Кукмарада ясаганнар, ә Елховой авылының үзенең осталары булган. Ул Дәрҗеманов Әмирҗан абыйлар гаиләсе. Бүгенге көндә Әмирҗан абыйның эшен аның дәвамчысы булып, малае Ралиф алып бара.Мондый комганнарны осталар төсле метал кулланып ясарга тырышканнар. Чөнки андый комганнарда су бик яхшы сакланган һәм сихәтле саналган.

 

Фото: Елховой музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса