Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры залында синхрон җиһазлар, урындыклар һәм идән яңартылачак

Әлмәт драма театрының тамаша залын соңгы ремонттан соң 17 ел яңартуны көтә.

 Театр «Мәдәният учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү» проектында җиңүчеләрнең берсе булды. Коллективка 378 урындыкны, 360 кв.метр идәнне алыштыру һәм синхрон тәрҗемә белән тәэмин итү өчен акча бүлеп бирелә. Бу хакта театрда «Татар-информ»га сөйләделәр.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова билгеләп үткәнчә, ел саен аларның учреждениесендә 53 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә.

Моннан тыш, сәхнә һәм зал мөмкинлекләреннән партнерлар-шәһәр һәм район предприятиеләре һәм учреждениеләре, иҗат коллективлары, эстрада вәкилләре файдалана, шулай ук үз спектакльләрен Татарстан һәм Россия театрлары коллективлары куярга килә.

«Театр мәйданын оештырганда тамашачыларны урнаштыру мөһим факторларның берсе. Учреждение алдында торган төп бурычларның берсе-халыкны ял итү өчен уңайлы урнаштыру. Тамаша залы нефтьчеләр ярдәме белән соңгы тапкыр 2005 елда яңартылды. 17 ел үтте», - дип сөйләде Фәридә Исмәгыйлова.

Утыргычларны еш куллану аркасында, аларның деформациясе, төсләре үзгәрүе сизелә. Вакыт узу белән  синхрон тәрҗемә механизмнары да искерә Нәкъ менә югары сәнгать репертуары ярдәмендә театр залга рус телле тамашачыны җәлеп итте, ул бүгенге көндә гомуми санның 50% ын тәшкил итә.

Тамаша залын яңа урындыклар белән җиһазлау һәм идәнне алыштыру кунакларны уңайлы урнаштыру өчен шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.

Театр «Пушкин картасы» программасы буенча актив эшли. Тамашачылар арасында яшьләр күп, шуңа күрә учреждение өчен заманча булу хәзер бик мөһим, дип саный җитәкчелек.

 

Фото: Әлмәт драма театры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса