Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казанда «Микулай» моноспектаклен күрсәтте

Спектакльнең Казан гастрольләре Әлмәт районы керәшеннәренең «Җакын дуслар җыелышкач» мәдәни айлыгы кысаларында оештырылган.

Әлмәт театры Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге инициативасы белән Казанда Мансур Гыйләҗевның «Микулай» спектаклен күрсәтте.

 

«Бу проектны уйлап тапкан һәм Әлмәт керәшеннәрен Казанга чакыручыларга рәхмәт. Мин иң беренче Әлмәт районының Илтән-Бута авыл советы рәисе Валентина Горбунова шалтыратып чакырды. Мин бик сөенеп чакыруны кабул иттем», – диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

«Мин бу авылда биш ел депутат булып тордым. Андагы ихласлыкны хәзер дә сагынып искә алам. Бәлки бу пьесаны сәхнәләштерергә шул да этәргеч биргәндер. Ә бәлки пьесаның искиткеч яхшы булуы тәэсир иткәндер», – диде Фәридә Исмәгыйлева.

Театр директоры спектакльнең интернациональ булуын ассызыклады. «Ул керәшен дөньясын ача, драматургы Мансур Гыйләҗев татар, режиссер – хакас егете Марас Чембур, декорациясен алтайлы Алан Саймин ясады».

Спектакльдә төп рольдә – Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров.

Театр белән бергә Казанга Илтән-Бута авылының «Илтәнем» фольклор ансамбле дә килгән. Алар спектакльнең бер өлеше буларак антракт вакытында чыгыш ясады.

Спектакльне аның авторы Мансур Гыйләҗев, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев, бертуган Гыйләҗевларның әнисе Нәкыя Гыйләҗева, фольклорчы галим Геннадий Макаров, халык язучысы Ркаил Зәйдулла, Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов һәм бер зал керәшен халкы тамаша кылды.

Спектакльдә бер ялгызы бер авылда яшәп калган керәшен агаеның бер көне сурәтләнә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса