Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры «Җил артыннан» спектаклен Грозныйда уйнады

«Федерация» милли театрлар фестивалендә Татарстаннан өч театр коллективы катнаша.

Әлмәт театры «Җил артыннан» спектаклен Грозныйда күрсәтте. «Бик яратып карадылар, тәнкыйтьчеләрдән уңай фикерләр ишеттек. Эстафетаны Әтнә театрына тапшырып бүген юлга кузгалабыз», - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Ул Чечня Республикасында узган «Федерация» фестивалендә үзләренең икенче тапкыр катнашуларын искәртте.

«Федерация» милли театрлар фестивалендә Татарстаннан өч театр коллективы катнаша. 15 сентябрь көнне Әтнә театры Галимҗан Ибраһимов повесте буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Алмачуар» спектаклен күрсәтә. Әтнә театры фестивальдә икенче мәртәбә катнаша.

16 сентябрьдә Минзәлә театры Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклен уйный.

  • «Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы - Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни.
  • «Җил артыннан» спектакле быел «Тантана» республика театр фестивалендә иң яхшы спектакль дип танылды.
  • 22 сентябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры «Җил артыннан» спектаклен Камал театрында күрсәтәчәк. 19:00 сәгатьтә башлана.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса