Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә җиңде

Әлмәт театры «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә җиде тапкыр катнашып дүрт тапкыр «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңеп чыкты.

«Икенче ел рәттән шушы фестивальдә җиңүне күз алдына китерә аласызмы? Былтыр әлеге фестиваль Чаллыда булды һәм без анда «Көзге сере» спектакле белән җиңдек. Бу барлыгы дүртенче җиңүебез», – диде дипломны кабул итәргә труппа белән сәхнәгә чыккан театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр фестивальдә «Җил артыннан» спектакле белән катнашты. Спектакльнең режиссеры – Камил Тукаев.

Камил Тукаев сәхнәгә чыгып театрга, жюрига һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте. «Театр әлеге материалны табу өчен профессиональ һәм финанс ягыннан зур батырлык кылды», - диде ул.

«Хезмәтемне бәяләгән профессионалларга рәхмәт. Ниндидер мистик юллар белән аларның миңа карата әйтелгән мактау сүзләрен әти-әнием дә ишеткәндер дип уйлыйм. Алар инде бу дөньяда юк һәм әлеге хезмәтемне аларга багышладым», - дип дәвам итте Камил Тукаев.

«Бу хезмәтемне үзем үскән Татарстанга да багышладым. Әлмәттә әлеге спектакльне чыгарганда мин үз тәңгәллегемне – татар булуымны тойдым», – диде рус театрында эшләгән татар чыгышлы артист-режиссер.

«Җил артыннан» спектаклендә Хәсән һәм Сөхрәб рольләрен башкарган Айрат Мифтахов фестивальнең махсус призына ия булды.

  • «Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы - Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Әлеге спектакль белән театр 77 нче сезонын ачкан иде.
  • «Җил артыннан» спектакле быел «Тантана» республика театр фестивалендә иң яхшы спектакль дип танылды.
  • Сентябрь аенда театр бу спектакле белән Грозныйга – «Федерация» фестиваленә чакырулы. 26 сентябрьдә Казанга күрсәтергә ниятлиләр.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса