Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Санки ушанки" фестивалендә җиңгән команда 30 мең сумга ия булды

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук күңелле эстафеталар, яшел фитнес, фотозона, уеннар һәм призлар көтә иде.

Әлмәттә «Санки-ушанки» фестивале 27 февральдә «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында узды.

Катнашучылар креатив чаналар ясап, аны тәкъдим итәргә һәм тиз шуарга тиеш иде. Иң тиз һәм креатив катнашучылар акчалата призлар һәм бүләкләр алды.

Кино персонажы Круэлла да, Сөембикә дә, профессиональ спортчыларга охшап киенгәннәре дә, хәрбиләргә охшаганнары да, король, Шүрәле, космик персонажлар да, Леопольд тә, нефтьчеләр дә барысы да матур тематик чаналарга утырган иде. 

Барлык чарада булучылар тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйланды. 

Җиңүчеләр командасы нефтьчеләр— 30 мең сум, «Бөтенесен шаккаттыр» номинациясендә җиңүче космик персонажлар— 10 мең сум, «Шуарга яратсаң, чананы тартып йөрергә дә ярат» номинациясендә Сөембикә манарасы формасында эшләнгән чана белән Гөлназ Исламова— First Austria FA-5343-3 электрогриле, «Тизрәк. Артык. Озынрак» номинациясендә Леопольд  «Кукмара металл савыт-саба заводы» әйберләре белән бүләкләнде.

 

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса