Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә узган "Аулак өй баттл" бәйгесендә әлмәтлеләр 2 нче урынны яулады

Чарада  командалар үзләре  язган шигырьне ятлауда, такмаклар язуда, әдәбиятны белүдә ярыштылар. Шулай ук катнашучыларның милли элементлар булган киемнән булуы да кирәк иде. 

25 нче февраль  көнне Әлмәтнең  Р.Фәхретдин исемендәге гимназиясендә  республикакүләм  проект - «Аулак өй баттл» бәйгесе булды.

Бәйгедә 6 команда катнашты. Әлмәт командасы Лениногорск командасы белән ярышты. Җиңүне Лениногорск командасы яулады.

Чарада  командалар үзләре  язган шигырьне ятлауда, такмаклар язуда, күргәзмә ясауда, әдәбиятны белүдә ярыштылар. Шулай ук катнашучыларның милли элементлар булган киемнән булуы да кирәк иде. 

Бәйрәмне Риза Фәхретдин исемендәге гимназия укучылары бизәде. 

Әлеге проектны “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова оештыра. Аның максаты: татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу гореф - гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли җырлы - биюле уеннар, милли ризыклар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү.

 

Фото: Риза Фәхреддин музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса