Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этабы узды

 230дан артык номер тәкъдим ителде.

Әлмәттә 22 тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" узды. Республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этабына республиканың 6 районыннан килгән катнашучылар үз номерларын тәкъдим итте.

«Без яңа "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленә старт бирәбез. Өч көн дәвамында мәдәният сараенда Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан килгән сәләтле балалар үз номерларын тәкъдим итәчәк», – диде «Созвездие - Йолдызлык» фестивален алып баручы Таһир Исмәгыйлев.


Сайлап алу этаплары 25 февральдә башланды һәм ял көннәрендә – 26 һәм 27 февральдә узды. Беренче көнне 200дән артык номер тәкъдим ителде. Катнашучылар арасында 5 яшьтән 21 яшькә кадәр сәләтле балалар бар иде.

Катнашучыларны 7 номинация буенча бәяләделәр: хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр, конферанс, шулай ук җыр буенча иң яхшы музыка, иң яхшы текст һәм видеоклип. Финал һәм суперфинал Казанда 9-13 апрельдә узачак. Фестиваль 14 һәм 22 апрельдә ике гала-концерт белән тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса