Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Галина Максимовна Грицишинага багышланган китап презентациясе узды

Дустанә шартларда хезмәттәшләр "Тимер Леди"ны, хатын-кыз-әнине, хатын-кыз-нефтьчене  искә алдылар.

Әлфия Ярмиеваның "Единственная" китабы республикага танылган легендар Галина Максимовна Грицишина турында тәфсилләп сөйли. Әлмәт шәһәренең хатын-кызлар советы, нефтьчеләр Галина Максимовнаның  дуслары Мухаббат Шәриф кызы Гарифуллина китапны булдыруның идея рухландыручылары булдылар.

Язучы үзе «Знамя труда» газетасының талантлы журналисты була. Ул  журналистлар берлеге әгъзасы, И. Винокуров исемендәге премия лауреаты, шәһәр, нефть предприятиеләре, әһәмиятле затлар турында уналтыдан артык китап авторы. Кызганычка каршы, әлеге китап - аның соңгы басылып чыккан эше. 

"...ул Әлмәт тарихында шәһәр башкарма комитеты рәисе, шәһәрне ямьсезләндергән рөхсәтсез төзелешләргә каршы көрәш алып барган бердәнбер рәис. Торак белән кыенлыкларга карамастан, яшьләргә, комсомол хәрәкәте активистларына  никахлашкан көннәрендә үк  торак бүлеп бирә алган  бердәнбер кеше. "Бердәнбер" сүзтезмәләр исемлеген әле озак дәвам итеп булыр иде ..." - әлеге китаптагы бу цитата Галина Грицишинаның шәхесен әнә шулай төгәл һәм аңлаешлы итеп тасвирлый.

Әлмәт хатын-кызлары берлеге оештырган презентациядә хатын-кызлар советы әгъзалары, шулай ук хатын-кызлар хәрәкәте ветераннары М.Ш. Гарифуллина, Р. М. Мифтахетдинова, Л. Р Старшинина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса