Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җилдәй җитез чанабыз

Гадәти булмаган чаналар, боз таулары, дәртле хедлайнерлар һәм балалар аниматорлары - болар барысы да «Татнефть» оештырган «Кыш-2022» креатив чаналар фестивале күренешләре.

Яңа ел каникулларының иң якты, үзенчәлекле чараларыннан берсе - «Кыш-2022» өч көн дәвамында көньяк-көнчыгыш төбәкнең тугыз шәһәрендә узды. Беренче булып Баулы, Нурлат һәм Бөгелмәдә чана марафоннары старт алды.

Чаналарның ниндиләре генә юк иде. Карета, автомобиль, Убырлы карчык, самолет, космик корабль, ашыгыч ярдәм машиналары, шулай ук ай-чана, җиләкле чаналар, Кыш бабай чаналары дисеңме! Ялтыр-йолтыр килеп торган бер урынлы шугычлар чаңгы-табанга көйләнгән пират каравеллалары белән, тавык аякларындагы ызба-чана томаудан һәм кәефсезлектән вакцина салынган ике урынлы шприц белән ярышты. Фестивальдә катнашучыларның фантазия-сенә исең китәрлек! Тамашачы аларның һәрберсен алкышлар белән каршы алды.

50 дән артык команда җыелган Азнакайда район башлыгы Марсель Шәйдуллин буровой рәвешендәге чананы «Татнефть»нең Азнакай районы буенча ЦССП җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев белән бергә үзе сынап карады. Аны Мәл-багыш авылында яшәүче, «Җәлилнефть» ветераны Йосыф Әхмәтшин ясаган. Сүз уңаенда әйткәндә, Азнакайда җиңүче командаларның берсе - чанага редукторлы сиртмәле станок көйләгән «Азнакай нефтьчесе» икенче көнне Әлмәттә узган ярышларга килеп, җиңүне «Әкият» командасы белән бүлеште.

Җәлилдә, Лениногорскида, Алабугада да кышкы күңел ачу чаралары югары дәрәҗәдә узды. Таудан җилдерүчеләр арасында совет чоры пионерлары, ел символлары, татар әкиятләре персонажлары, яраткан мультфильм геройлары да бар иде.

Призлы урыннарны алучылар «Татнефть» Хәйрия фондыннан дипломнар һәм бүләкләргә лаек булдылар.

«Татнефть»нең матбугат хезмәте «Нефтяные вести», №1,12.01.2022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса