Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә республиканың яшь талантлары җыела

15 декабрьдә Әлмәттә «Тат-АRS-Тан» конкурс хәрәкәте кысаларында белем бирү проекты старт ала, ул республиканың яшь талантлы башкаручыларын берләштерә.

Белем бирү проектында балалар сәнгать мәктәпләре, урта махсус һөнәри белем бирү мәдәният һәм сәнгать уку йортлары укучылары катнаша.

Катнашучылар өчен биш юнәлеш буенча-музыкаль, хореография, театр, рәсем сәнгате һәм декоратив – гамәли сәнгать буенча мастер-класслар уза.

 «Татар-ARS-ТАН» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты республика конкурсы Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем һәм урта һөнәри белем бирү системасын үстерү, яшь талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү максатларында ел саен уздырыла.


Проект Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан «Иске Әлмәт» мәдәният йорты базасында «Таткультуресцентр» белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса