Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттән КВН чемпионы Светлана Малюткина "Голос"та Пелагея командасында җырлаячак

 12 ноябрьдә башкаручы Беренче каналдагы унынчы юбилей тамашасында катнашты.

Әлмәтле ягына ике остаз — Пелагея һәм Леонид Агутин борылды.

Светлана  Highway to hell композициясен башкарган. Ике остаз кызыл кнопкага берьюлы бастылар.  "Бездә андый хәлләр була", — дип аңлатты Пелагея.

Светлана Малюткина — «Татнефть җыелма командасы» - КВН югары лигасы чемпионы. Пелагея Малюткинаны таныды: "Светлана Әлмәт КВН командасында җырлады. Кызык! Менә син „Голос“та да. Күз алдына китерәсезме? Әлбәттә, син безне борылырга мәҗбүр иттең!", - дип Пелагея аны котлады.

Леонид Агутин Светланага борылуын анда потенциал һәм тавышның зур мөмкинлекләрен ишеткәнлегенлеге белән аңлатты. Дима Билан, үз чиратында, ни өчен Светланага әйләнмәвен сөйләде. Аның фикеренчә, Светлана «искиткеч», әмма аның командасында бер кеше өчен генә урын калган.

Светлана исә КВНның элеккеге катнашучысы файдасына үз фикерен белдерде. "Мин квнчы буларак квнщикны сайлыйм", - диде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса