Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Татарстан фестивальләренең гала-концерты узды

«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» республика фестиваль хәрәкәтләренең беренче концерт туры дәвам итә. Өч сәгатьлек гала-концерт Әлмәттә дә узды.

"Мөгаен, Татарстанда бер генә ата-ана да, студент, укучы да „Созвездие — Йолдызлык“ һәм „Наше время-Безнең заман“сүзләре артында ниләр яшеренүен белми калмагандыр. Бу уникаль хәрәкәт, безнең республикада яшәүче һәм иң актив, талантлы балаларны, яшьләрне берләштерә торган бер дөнья", - дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Ачык мәйданчыкта фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары җыр, бию аша шәһәр халкын дөньяның төрле халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырдылар. Аларның чыгышларына ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка, театр училищелары студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылды.

"Бу фестиваль хәрәкәтенең дөньяда аналоглары юк.Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә элита тәрбиялиләр", - дип белдерде фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

Концерт «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» проектларының иң яхшы вәкилләре турнының экваторы булды. Алексеевск (14 нче) һәм Кама Тамагы (16 нчы) районнарында чыгыш ясау планлаштырылган. Моннан тыш, зур концертлар Чистайда (15 сентябрь) һәм Буада (18 сентябрь) узачак.


Концертлар ачык мәйданчыкларда һәм авыл мәдәният йортларында уза. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса