Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары билгеле

Пандемия аркасындагы өзеклектән соң, зур тырышлыклар белән Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияне тапшыру комиссиясе яңадан җыелды.

Әлбәттә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип һәр адымда сөйләп торганда, нефтьчеләр башкаласында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен финанс мөмкинлеген табу хакимият өчен авыр түгел.

Алдагы елда премиягә тәкъдим ителгән кандидатлар турында шактый гына күләмле материаллар вакытлы матбугатта да, җирле телевидениедә дә тамашачы һәм укучы хозурына җиткерелгән иде.

Кандидатларны карап чыкканнан соң, комиссия дүрт номинациядә лауреатларны билгеләде.

«Әдәбият» номинациясендә:

1. Балалар язучысы, яшь техниклар станциясе укытучысы Резедә Насих кызы Фәрхетдинова.

2. Шагыйрә, «Белая ворона» әдәби оешмасы җитәкчесе Екатерина Анатольевна Аничкина.

«Журналистика» номинациясендә:

1. Ветеран журналист Анастасия Михайловна Вакатова.

«Сәнгать» номинациясендә:

1. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Рөстәм улы Таһиров.

2. «Заман» вокаль төркеме җитәкчесе Айнур Фаяз улы Сәйфиев.

«Иҗтимагый һәм мәгърифәт эшчәнлеге» номинациясендә:

1.Әлмәт картиналар галереясы директоры Розалия Равил кызы Минабутдинова.

Тавышлар бертигез санда булуын исәпкә алып, «Әдәбият» һәм «Сәнгать» номинацияләрендә бер премия икешәр лауреатка бүленде.

Лауреатларны чын күңелдән тәбриклибез, иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса