Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында “Әйлән-бәйлән” чарасы узды

Чарада 113 кеше катнашты.

Кичуйда халыкара бию көненә һәм туган телләр, халыклар бердәмлеге елына багышланган «Милли әйлән-бәйлән» чарасы узды.

Бу атна ахырында «Мәдәният» проекты кысаларында бөтен ил буенча яшәүчеләр күпмилләтле “Әйлән-бәйлән” уенын оештыра. Әлмәт районында бу акциядә 113 кеше катнашты. Бу-муниципалитетның барлык авыл җирлекләренең мәдәният йортлары директорлары һәм иҗат коллективлары.

Яшьләр һәм өлкәннәр берничә рәт  әйлән-бәйлән ясадылар. Алар туган якка мәхәббәт турында рус һәм татар телләрендә җырлардан торган попурри астында биеделәр. Илебездә яшәүче күп милләтләрнең традицион киемнәре төрле төсләргә ия, ә катнашучыларның йөзләреннән төшмәгән елмаюлар кояшлы яз көнен бизәп, бәйрәм кунакларының кәефен күтәрделәр.

Әйлән-бәйләндә катнашучы Илмир Шәфыйков күпмилләтле халык белән бердәмлек хисе-россиялеләрнең иң төп асылларының берсе, дип билгеләп үтте: "Мин монда булуыма шат. Мин монда килеп, якташларыма әлеге матур чараны оештыруда ярдәм итә алдым. Үзебезнең күп икәнебезне күргәч сөендем”.

 

«Каенкай» вокаль ансамбленең гүзәл кызлары республика һәм район күләмендәге барлык чараларда катнашу бик ошавын әйтте: «Барысы да бик яхшы оештырылган, бәйрәм кәефне күтәрде. Без “Әйлән-бәйләннең” Россиядә сакраль мәгънәсе бар дип саныйбыз, ул кешеләрне берләштерә. Без бер-беребезгә шатлык һәм яхшылык бүләк итәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса