Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт политехника техникумында “Арт-Сабантуй” картиналар күргәзмәсе эшли башлады

Күргәзмә күчмә, һәркем аны күрә һәм картиналар өчен тавыш бирә ала.

Политехника техникумда “Арт-Сабантуй” күргәзмә-конкурсы башланды. Аның темасы - балалар һәм сугыш.

Күргәзмә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм узган ел узарга тиеш булган. Тик пандемия аркасында бу картиналарны берәү дә күрмәгән. Шуңа күрә оештыручылар конкурс темасын үзгәртмәскә карар иткән.

Ошаган картинаны сайлап, күргәзмәдә ук тавыш бирергә мөмкин.

Проектның сайтында тавыш бирергә, бер үк вакытта әсәрләрнең авторлары турында белергә мөмкин. Быел Идел-Урал төбәге рәссамнары гына түгел, ә Новосибирск һәм Санкт-Петербургтан да катнашучылар бар.

 

Картиналар 12 шәһәр мәйданчыгында урнаштырылачак. Җиңүче халык тарафыннан тавыш бирү юлы һәм профессиональ жюри ярдәмендә блгеләнәчәк. Нәтиҗәләр 15 майда картиналар галереясында ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса