Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә шигырь конкурсы узды

Анда  шәһәрнең 9 яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.

Шәһәр паркында Саҗидә Сөләйманова истәлегенә “Туган ягым талантлары” дип исемләнгән әдәби конкурсузды.

Алар “Сугыш турында шигырьләр сөйлибез”, “Барысы да ана кулыннан”, “Ватан турында” номинацияләрендә көч сынаштылар.

Катнашучылар шигырьләр яхшы белүләрен, әсәрләрнең популяр өзекләрен, сәнгатьле уку һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Конкурсантларны сайлап алынган әсәрнең туры килүе, эмоциональ йогынтысы, шулай ук башкару буенча бәяләделәр.

Барлык балалар да үзләрен бик талантлы һәм яхшы әзерлекле итеп күрсәттеләр. Җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса