Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында Холокост корбаннарын искә алдылар

Әлмәт районында Холокост корбаннарын искә алдылар Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.

Бишмунча авылында Ленинград камалышы өзелү көненә багышлап, һәйкәл янына җыелып, Холокост турында сөйләшкәннәр. Һәйкәл алдындагы карны чистарткач, 6 миллионга якын Холокост корбаннарын искә алып шәмнәр кабызып, бер минутлык тынлык игълан ителгән.


Яуда ятып калган авылдашларын хөрмәтләрен белдерергә Альберт Сабиров, Раиль Габдрашитов, Эльфар Сафин, Дамир Купаев, Гөлия Раджабова, Флера Гиззатуллина килгән. Акцияне уздырган Бишмунча авыл мәдәният йорты Асия Зариповага, Таһир Сатимовка, Аделина Синицкаяга да рәхмәтләрен белдерә.

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса