Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсми рәвештә ачылды

Елга старт бирелде.

21 гыйнварда шәһәребезнең Риза Фәхреддин исемендәге гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды.

Чара гимназия шәкертләренең әдәби-музыкаль чыгышлары белән башланып китте.

Тантананың рәсми өлешен ачып, гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина сүзне шәһәрнең иҗтимагый советы рәисе Раушания Нәҗметдиновага бирде. Ул үз чиратында кунакларны Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән тәбрик итте, кеше өчен туган теленең әһәмиятен, бүгенге көндә аның тоткан урынын ассызыклады, районыбызда барлыгы 50 милләт вәкиле дус-тату яшәвен әйтеп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова быелгы елның туган телне үстерү мәсьәләләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирүенә басым ясады. Телне гамәли яктан куллану өчен үзаңыбыз югары булырга, куллану ихтыяҗы булырга тиешлеген искәртте.

Тантаналы чарада Әлмәт районы мөхтәсибәтеннән Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, рус милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Владимир Чумаков, яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Орхан Ягубов һәм башкалар чыгыш ясады.

Бәйрәм укучылар башкаруында «Дуслык» биюе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса