Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең муниципаль этабы старт алды

Бәйгедә Татарстан республикасында яшәүче югары әхлакый нормаларга ия, аны күрсәтүче оешма, предприятие, берләшмәнең ихтирамы, абруе, ышанычына ия булган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнаша ала.

«Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ТР Президенты ярдәме белән уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» традицион бәйгесе старт алды. Аның төп максаты тормышның төрле өлкәләрендә: гаилә, бизнес, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләрендә... үз эшчәнлеген, иҗади потенциалын уңышлы тормышка ашыручы, гражданлык инициативасы күрсәтүче хәзерге заман хатын-кыз һәм ир-атының позитив образын тудыру.


Конкурсантлар “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Язмышым – һөнәрем”, “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – Ана”, “Өченче яшь герое”, “Изге йөрәкле ир-егет”, “Ир-егет – лидер” номинацияләрендә билгеләнәчәк.


Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә конкурс гаризаларын бирү һәм конкурста җиңүчеләрне билгеләү онлайн-форматта булачак.


Конкурсның муниципаль этабы 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса