Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшыру яңа форматта узачак

Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе быелгы тантаналы чарага үз төзәтмәләрен кертте.

Шигъриятнең күкчәчәге булган Саҗидә Сөләйманова исемендәге урамда урнашкан үзәк китапханә бакчасындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу, нефтьчеләр каласының истәлекле урыннары буйлап экскурсия, драма театрында республикабызның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашында шагыйрә исемен-дәге премияләрне һәм стипендияләрне тапшыру тантанасы... 2006 елдан бирле Әлмәттә үткәрелеп килүче көзге шигърият бәйрәменең сценарие якынча шулайрак булды. Быелгысы, унбишенчесе дә һич кенә дә элеккеләреннән калышмас иде. Кызганыч, бөтен дөньяны дер селкеткән таҗлы вирус үз төзәтмәләрен кертте. Драма театрында ремонт бару сәбәпле, «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында планлаштырылган чара телевизион форматта узачак.

15 ел дәвамында Әлмәт театры артистлары шагыйрәне төрле яктан ачарга тырышты: Әлмәткә хатлар яза торган кыз, әни, укытучы, лектор, радиотапшырулар алып баручы, журналист. 15 ел дәвамында сәхнәдән шагыйрәнең әсәрләре яң-гырады. 2020 елгы шигърият бәйрәме дә искәрмә түгел: артистлар, традициягә тугры калып, әдәби-музыкаль композицияләр әзерләделәр, республиканың күренекле сәнгать әһелләре чыгышлары да яздырылды.

«Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхет-динова сүзләренчә, телевизион форматның үз өс-тенлеге бар: тамашачылар аудиториясе шактый киңәя. Драмтеатрда, Мәдәният йортында урыннар санаулы, ә быел, үткәрелгән очракта да, шахмат тәртибендә утыртырга туры килгән булыр иде. Ә менә фильм әзер булгач, «Татнефть» Хәйрия фонды сайтына кереп, иркенләп карарга була.

Быел әдәби бүләккә «Язмышлар тәкыясы» шигырь-ләр җыентыгы өчен ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова (Казан), «Татнефть» ком-паниясенең «Рухият» нәш-риятында басылган «Эт тырнагы» романнар җыентыгы өчен Фәрит Имамов (Түбән Кама), «Там, где цветет шиповник» нәфис-документаль басмасы өчен Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Ольга Кузьмичевалар лаек булды. 2020 елның кызыксындыру премияләре ияләре - Казан шагыйре Рифат Сәлах («Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен), Актаныш районы Татар Суыксуы авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Роберт Сәлахиев («Йөрәгемдә яшисең» җы-ентыгы өчен), Ульяновск каласыннан Шәфикъ Иматдинов («Газаплы мәхәббәт» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен).

Билгеле булганча, әдәби премия кысаларында ел саен Татарстанның уку йортларында белем алучы, иҗат белән актив шөгыльләнеп, остазларның уңай бәясен алган студентларга исемле стипендияләр тапшырыла. Йолдыз Миңнуллина, Алия Кәримова, Булат Ибраһимов, Алинә Бикмуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Резидә Го-бәева, Лилия Гыйбадуллина кебек төрле елларда стипендиягә лаек булган иҗатчылар бүгенге көндә әдәбиятта үз урыннарын тапты. Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин төп премиягә, Эльвира Һадиева кызыксындыру премиясенә лаек булдылар, быел исә алар сафына Рифат Сәлах кушылды.

2020 ел стипендиатлары да иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр яза, чәчмә әсәр-ләр белән дә төрле экспериментлар ясый, язмалары газета-журнал битләрендә урын алды. Шунысы сөе-нечле, студентлар төрле уку йортларында белем ала: араларында булачак гуманитарийлар да, техниклар да бар. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек булган студентларга 24 мең сум стипендия тапшырыла. Быел Казан федераль университетының Г. Тукай исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр, югары милли мәдәният һәм белем бирү институтыннан Илзирә Галимбәкова, Энҗе Хөсәенова, Рамазан Рәхимҗанов, Лиана Хәйруллина, КФУ-ның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Камилла Захарова, Роберт Фарукшин, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Андрей Гапонцев, Әлмәт политехник техникумыннан Айдар Шәйсолтанов, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Екатерина Минеева, КФУның Алабуга институтыннан Илгизәр Вахитов Саҗидә Сөләйманова стипендиатлары булдылар.

Билгеле булганча, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия 2006 елда шагыйрәнең 80 еллыгы уңаеннан, республикабызда Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Әдәбият һәм сәнгать елында «Татнефть»нең «Рухият» фонды кысаларында ТР Язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган иде. Шушы вакыт эчендә республикабызда һәм башка төбәкләрдә иҗат итүче каләм ияләренең әсәрләре бәяләнде,

әдәбиятта яңа исемнәр ачылды. Әдәби бүләк тапшыру тантанасы Татарстанның мәдәни тормышында көтеп алына торган әһәмиятле вакыйгага әйләнде.

Телевизион фильмда тамашачылар Әлмәт театры артистлары башкаруында әдәби-музыкаль композицияләр, ТРның атказанган артисты Филүс Каһиров, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, ТРның атказанган артисты, «Тантана» театраль премиясе лауреаты Гөлнара Гатинаның чыгышларын тыңлый һәм карый алачак.

15 ел эчендә шигърияттә, әдәбиятта яңа исемнәр ачылды. Саҗидә Сөләйманова исеме иҗатчыларны бер-ләштерде, дуслаштырды, яшәргә, иҗат итәргә көч-гайрәт биреп торды.

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Саҗидә Сөләйманова премия тантана