Әлмәттә «Бяки Буки» фестивале башлана
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Бяки Буки» фестивале башлана

Әлмәттә әдәби фестивале башлана. 4-8 июнь көннәрендә әлмәтлеләргә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар мөмкинлеге тудырыла, әдәби интерактивлар да узачак.

4 июнь көнне Әлмәт драмтеатры артистлары музыкаль фонтан янында «Шүрәле-шоу» спектаклен тәкъдим итәчәк. 6 июньдә «Әдәби ишегалды» скверы мәйданчыгында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, шарлавыклы буалардагы мәйданчыкта Мәскәүдән килгән балалар язучысы Виктор Лунин белән аралашу планлаштырыла. 7 июньдә язучылар аллеясында балалар язучысы Аделия Амраевага (Казахстан) багышлап скульптура ачылачак. 8 июньдә фестивальне тантаналы ябу чарасында Teatro downs PAMPUSH (Мәскәү) урам театры чыгышы, викториналар, уеннар көтелә.