Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасында мастер-класс үткәрделәр
Мәгариф

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасында мастер-класс үткәрделәр

Шәһәрнең балалар бакчасында үзенчәлекле чара узган.

Әлмәт шәһәренең «Жар-птица» балалар бакчасында традицион «Алтын көз» ярминкәсе узды. Балалар әти-әниләре белән бергә тәм-томнар әзерләделәр. 
 
Кунакларны сыйлар гына түгел, мастер‑класслар да сөендерде. Үзләренең иҗади мәйданчыкларын «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар һәм шеф‑мәктәп — инженерлык лицее укучылары тәкъдим итте. 
 
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мастер-класста куркынычсызлыкка аерым басым ясадылар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге