Әлмәт ветераннарын янгыннан саклыйлар [+ФОТОЛАР]
Берничә ел рәттән ялгыз яшәүчеләр арасында, күпбалалы гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгын булдыру уңаеннан автоматик янгын сигнализациясе җиһазларын урнаштыру программасы эшләп килә. Быел янә 22 гаиләгә бу җиһазны керткәннәр. Шулай ук ел дәвамында 46 ялгыз ветераннарга аны урнаштыру каралган.