Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзәнең хатирәләре

Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк. Сөенечтән елмаеп куя торганнары да, йөрәкне сыкратып күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә дә апасын сагынып, яратып искә ала.

«Апау, апау өзелепләр сагындым үзеңне. Эх, Кояшым белмисеңдер шул минем синнән башка тормышымның, йөрәгемнең кан саркып торганын. Менә сиңа көн дә хат язам, язам. Әмма хатымны сиңа салыр адресың юк шул, юк кадерлем. Ә ул хатлар бик күп, бик күп, Апау»

«Әле генә синең 50 яшьлек юбилей кичәңне үткәргән идек»

«Казаннарга барган идем... Сине эзләдем, эзләдем, әмма син йөргән сукмакларда  апау җаным җилләр генә йөри икән шул... »

«...Үзең белән минем өчен бик кадерле булган гомер мизгелләрен алып киттең шул күз нурым... » (текст үзгәртелмәде)

Искә алырлык та шул. Чын мәгънәсендә халык артисткасы булган Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр милләтен, татар җырын, моңын сөйгән һәркемне тетрәндерде. Бу югалту белән һич кенә дә килешәсем килми. Әмма нишлисең... Нишлисең, Ходай шулай язгандыр.

 

Г.Гыймадиева

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса