Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Иҗатның чиге юк

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе иҗат отчеты булып үтте.

Чәй табыны янында бер-беребезнең иҗаты белән танышу шатлыклы вакыйга, әлбәттә. Утырышка олпат язучыларыбызны кунакка чакыру да матур гадәткә әйләнде.

Соңгы ике елда унбишләп авторның китаплары дөнья күрде. Язган кеше генә белә: китап чыгару җиңел түгел. Барыбызның да китапны нәшер итү кичәләрен уздырдык. Бу уңайдан шәһәребезнең 2 нче китапханәсе хезмәткәрләрен билгеләп үтәсе килә: һәр язучының туган көнен, юбилеен беләләр, укучылар, студентлар белән язучылар арасында иҗади күпер салалар.

«Кызыл каурыйлар» әгъзалары иҗат очрашуларында тагын да активрак катнаша башлады. Мәктәпләр, балалар бакчаларында, китапханәләрдә чыгышлар ясыйбыз. Шәһәр паркында, «Шәмсенур», «Әдәби ишегалды» скверларында җәй буена чыгыш ясадык. Әлмәт төбәгендә яшәүчеләргә үзебезнең иҗат җимешләрен ирештерү максатында алда зур өметләребез бар.

«Кызыл каурыйлар»да уза торган әдәби мәҗлесләрнең максаты - нинди яшьтә булуына карамастан, шәһәребезнең иҗади көчләрен барлау, берләштерү, аларның үсешенә этәргеч бирү. Айга бер тапкыр җыелышып аралашулар, әсәрләрне кычкырып уку, төзәтмәләр кертү иҗатка да, күңелгә дә яңа омтылышлар өсти, дәрт бирә. Төрле яшьтә булуларына карамастан, түгәрәк әгъзалары бер-берсенең язмалары белән кызыксынып, җитешсезлекләрен иптәшләрчә төзәтеп, һәрдаим аралашып иҗат итәләр.

Әдәби түгәрәкнең сафы көннән-көн ишәя баруы белән дә мактанасыбыз килә. 2016 елдан алып инде берничә китабы булган Х. Канидеева (Акмалова) кебек, Н. Зиляева, Г. Шәмсетдинов, Г. Шәрипова кебек яңа яза башлаган, шулай ук югары уку йортында белем алучы, үзләре өчен генә дип кулларына яңа каләм алган яшьләрне дә берләшмәбезгә алдык.

Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев берләшмә утырышларында даими катнашып, язучыларның китапларын редакцияләүдә актив булышып, саллы киңәшләрен биреп тора.

2019 ел шәхсән минем үзем өчен иҗатымда бәхетле ел булды. «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасында өр-яңа «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр китабым басылып чыкты.

Миңзифа Әхмәтшина,

«Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса