Югары кан басымыннан интегүчеләр шактый.
Югары кан басымын аптекадан күп төрле дарулар белән дәвалыйлар. Әмма кул астында гына үсә торган үләннәр күпкә файдалырак (табиб белән киңәшләшү мөһим).
Гипертониядән 1 чәй калагы кипкән укропны 1 стакан кайнаган суга салып, 10 минут төнәтегез. Көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала чирек стакан эчегез. Гипертония көчәйгәндә әлеге төнәтмә хәлегезне бераз яхшыртыр.
3 атна дәваланганнан соң, башка үлән төнәтмәсе эчүгә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, чабыр үләне төнәтмәсе дә югары кан басымыннан дәвалый. Анысы да шул рәвешле ясала, 15 минут төнәтелә. Ләкин анысын көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы гына эчәргә кирәк