Бакчачы календаре: яшелчәләрне июньнең кайсы көннәрендә утыртырга?
Бакчачылар өчен ай календаре буенча июнь аенда яшелчә утырту өчен уңай булган көннәрне тәкъдим итәбез.
- Кыяр һәм кәбестәне 1, 2, 3, 4, 12, 13, 17, 18, 23, 30 июньдә утыртырга була.
- Баклажан, борыч, суган, помидор һәм укроп яки петрушка кебек яшел тәмләткечләрне утырту өчен 3, 4, 12, 13, 17, 18, 23, 30 июнь көннәре туры килә.
- Сарымсакны утырту өчен уңай көн булып 3, 4, 6, 7, 8 июнь санала.
- Редиска, ачы торма һәм кишер утырту өчен 7, 8, 12, 13, 17, 18 июнь көннәре уңайлы.
- Бәрәңгене 1, 2, 7, 8, 12, 13, 17, 18 июньдә утырту киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа