Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Паспортның гамәлдәге вакыты төгәлләнсә нишләргә?

РФ Президентының 2020 елның 18 апрелендәге 275 нче указы нигезендә эчке паспортның гамәлдә булу вакыты чыккан яки 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәрге чорда вакыты чыга икән бу гражданнарга паспортны алыштыру таләп ителми.

Мондый документлар 2020 елның 15 июленә кадәр гамәлдә дип таныла.  Бу вакытта  нинди дә булса өстәмә белешмәләр алу да таләп ителми.

Шуңа да карамастан кирәк булган очракта паспорт гадәти тәртиптә алыштырылачак. Бу очракта Эчке эшләр министрлыгы территориаль органының рәсми сайтында (16.мвд.РФ) күрсәтелгән телефоннар буенча алдан язылудан файдаланырга яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы gosuslugi.ru. аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Игътибар! Әгәр паспортның гамәлдә булу срогы 2020 елның 1 февраленә кадәр тәмамланган булса, мондый документ гамәлдә түгел дип таныла һәм мәҗбүри алыштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса