Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кибеттән алган продукцияне ничек дезинфекцияләргә?

Кибеттән алган продукцияне дезинфекцияләү буенча инструкция:

1.  Алдан ук сатып алынган әйберләрне алып кую өчен бер урын билгеләргә кирәк. Әмма кухняда түгел!

2.  Урамнан өйгә килеп, кулларны сабынлап юарга һәм соңыннан гына сатып алынган товарларга тотынырга кирәк.

3. Пакетларны спирт яки антисептик белән эшкәртегез. Кибеткә соңыннан юарга мөмкин булган сумка йөртсәгез яхшырак.

Продуктлары эшкәртү:

Яшелчә һәм җиләк-җимешне сабынлы суда 10-15 минут яхшылап юарга кирәк. Ә аннары агынты су астында чайкатырга.
Уңайлы булсын өчен продуктларны дуршлагка салып, кайнар су агызыгыз. Аннан соң дуршлагны салкын су астына куярга була. ⠀

Йомырка⠀
Пешерер алдыннан йомырканы сабынлы суда яки сода эремәсе белән юыгыз һәм корытыгыз.

Пластик савытлар
Герметик рәвештә төрелгән продуктларны агынты су астында сабын яки савыт-саба юу чарасы белән юып, коры итеп сөртегез.

Ресторан һәм кафелардан алынган ризык

Барыннан да элек заказ биргән ризыкларның герметик рәвештә төрелгән булуын тәэмин итүне сорагыз.
Заказ алганнан соң, курьерлар китергән барлык контейнерларны антисептик яки спиртлы салфеткалар белән  яхшылап сөртеп, кулларны юарга кирәк.


Ашамлыкны өегездәге савытка салып, төргәген утильләштерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса