Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җир җиләге һәм эремчектән ике катлы пирог

Бу камыр рецепты универсаль . Барлык төр пироглар да, гөбәдия, пирожкилар пешерергә ярый.

Камыр өчен кирәк:
0,5 ст җылымса сөт;
юеш чүпрәнең 1/4 өлеше;
2 аш калагы шикәр комы;
1 чеметем тоз;
бүлмә температурасындагы 1 маргарин

Йомшак камыр басарга һәм 1 сәгатькә җылы урында кабарырга калдырырга .

Эчлек:
1 кат:
1 пачка кибет эремчеге
1 аш калагы каймак,
2 йомырка,
3-4 аш калагы шикәр комын,
1 аш калагы манный ярмасы . Барысын да болгатып, бераз тотарга.

2 кат:
Җир җиләген тәменчә шикәр комы, 2 аш калагы манный ярмасы болгатып, ярты сәгать тотарга (манный ярмасы бүртеп китсен өчен).

Пирогның аскы өлешенә дигән камырны зуррак итеп җәяргә, табаның кырыйларына менеп торырлык булсын. Астагы катка эремчек, өскә җир җиләген
салырга, уртадагы камырны бик юка гына итеп җәяргә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса