Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Иң тәмле коймак рецепты

Әлеге рецепт 12 кеше өчен.

Ингредиентлар:

Сөт 500 мл

Йомырка 2 данә

Тоз бал кашыгы очында

Шикәр 3 аш кашыгы

Он 1,5 стакан

Үсемлек мае 2 аш кашыгы

Көпшәрткеч (разрыхлитель) пычак очында

Әзерләү барышы:

25 минут

1. Бүлмә температурасындагы сөтне савытка салырга, анда йомырка салырга, тоз һәм шикәр кушарга.

2. Акрынлап он сибәргә, шул ук вакытта төерчекләр килеп чыкмасын өчен болгатырга кирәк. Сыек каймак консистенциясенә җиткерергә. Разрыхлитель өстәргә.

3. Барысын да бутарга, 15-20 минутка калдырырга һәм аннан соң үсемлек мае өстәргә. Сүз уңаенда, коймак өчен камырны суыткычта калдырырга һәм коймакны соңрак әзерләргә була. Аның белән берни дә булмый.

4. Нык кыздырылган табага бераз май агызырга һәм коймакны кыздырырга.

Чәегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса