Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Йөрәк сыман булкилар

Камыр өчен 250 мл җылы сөт, 100 гр шикәр комы, 7 гр чүпрә кирәк булачак.

Шуларны бутап, 15 минутка җылы урынга куерга. Аннары 50 гр йомшак ак май, 1 йомырка, вак-вак өлешләр белән 450-500 гр онны салып, йомшак, кулга ябышмый торган камыр басабыз һәм җылы урынга 1 сәгатькә алып куеп торабыз.

Камыр кабаргач, аны ун тигез өлешкә бүлеп, овал формасында җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртеп (кемгә ошый шикәр комы, корица сибә ала), төрәбез һәм очын-очка кушабыз. Җай гына кисеп, йөрәк формасына китерәбез.

Табага тезеп куйгач, сөлге белән каплап, 15 минут тотабыз. Кабартмалар кабаргач, өстенә йомырка сөртәбез һәм 180-200 градуска кадәр кайнарланган духовкага тыгып, 20 минут чамасы пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса