Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Диетолог сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара торган эчемлекне атады

Әлеге эчемлекне куллану анемия китереп чыгарырга мөмкин.

Кофены дөрес кулланмау организмда тимер дефицитына китерергә мөмкин. Диетолог Роксана Баккер сүзләренчә, ул тән тиресе агару, хәлсезлек, йокы килү, тын кысылу һәм баш әйләнүдә чагыла. Мондый халәт организмның эритроцитларны җитәрлек эшләп чыгармауга китерә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Кофены төшке яки иртәнге аш ашаганда эчсәң, тимер кытлыгын көчәйтергә мөмкин.

«Кофеда полифенол (хлороген кислотасы) бар, ул организмда тимер үзләштерелүне блоклый», - дип китерә Баккер сүзләрен Express басмасы.

Моны тикшеренүләр раслый. Галимнәр ачыклаганча, ашаганда кофе эчкән кешеләрдә тимернең үзләштерелү 90 проценттан 40 процентка кадәр кимегән.

«Бу микроэлементның дефицитын булдырмау өчен, кофены ашаганнан соң 30 минут яки күбрәк вакыт узгач эчәргә кирәк», - дип киңәш итә Баккер. Шулай ук кофены ач карынга эчәргә дә ярамый. Әгәр бу эчемлекне ашаганчы бер сәгать алдан эчсәгез дә, тимер шулай ук начар үзләштерелә.

 

 

 

 

Чыганак

 

 

 

 

 

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса