Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәлгәш-тәлгәш нигъмәт бакчамда

Кызыл карлыганнан желе

Күпләрнең бакчаларында тулып пешкән кызыл карлыганга бик исләре дә китми. Аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр кайберәүләр. Ә менә уңган хуҗабикәләр моңа җавабын таба.

Кызыл карлыганнан компот япсаң, искиткеч тәмле килеп чыга. Шулай ук аңа ак карлыган да кушып җибәрергә була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк - телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез.

Беренче ысул:

11 стакан кызыл карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз.

Икенче ысул:

Карлыганны юып кип-терәбез, суы калырга тиеш түгел. Аннан эмаль яки тутыкмый торган тимер савытка салып агач кашык белән изәбез. Утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез. Суынгач, вак тишекле иләктән үткәрәбез һәм 1 килограмм пюрега 1,5-1,8 килограмм шикәр исәбеннән аның яртысын салып, төсе китмәслек итеп, 1-2 минут кына кайнатып алабыз. Сүндергәч, калган шикәрне салып, яхшылап болгатабыз.

Желе әзер, тәмле булсын!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса