Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Белеп торыгыз!

Аш серкәсен кулинариядә генә түгел, ә тормыш-көнкүрештә төрле өлкәләрдә уңышлы гына кулланырга була. Бүген без шундый 20 ысул тәкъдим итәбез.

1. Чүп үләннәрдән арынырга ярдәм итә. 40 % лы серкәне су белән яртылаш кушып үләннәр өстенә сибәбез.

2.  Киемдәге тир тапларын бетерә. Моның өчен киемне юар алдыннан тапны 10 минутка аш серкәсе белән чылатабыз. Тап җиңел бетәчәк.

3. Ангинаны дәвалыйбыз. Бер стакан җылы суга 1 аш кашыгы алма серкәсе салып болгатабыз һәм тамакны чайкатабыз.

4. Чәчне «тыңлаучан» итәргә булыша. Юганнан соң чәчне бер стакан суга 1/2 аш кашыгы алма серкәсе кушылган су белән чайкыйбыз.

5. Мускуллар авыртуын баса. Интенсив йөк-ләнештән соң мускулларда сөт кислотасы туп-лана, ул авырту китереп чыгара. Әлеге кислотаны эретеп, авыртуны басар өчен 20 минутка серкәле компресс ясарга кирәк (бер стакан суга 2-3 аш кашыгы аш серкәсе кушып ясала).

6. Ябыштырылган бәя кәгазен куптара. Ак серкәне бераз гына җылытырга, губкага сеңдерергә һәм шуны наклейка өстенә куярга. Ул ябышкак эзләр калдырмыйча кубачак.

7. Тутыкны бетерә. Тутыккан болтлар, гайкалар, кадакларны серкә салып кайнатабыз. Аннары су белән яхшылап чайкыйбыз.

8. Тынчу исне бетерә. Суыткыч, шкаф яки азык контейнеры өслеген серкәдә чылатылган чүпрәк белән сөртегез.

9. Юшкынны ала. Чәйнеккә серкә кушылган су салып кайнатыгыз. Ә кер юу машинасында юшкынны бетерү өчен юганда порошок сала торган бүлемтекнең янәшәсендәгесенә серкә салыгыз. Известь утырмаларын юып төшерәчәк.

10. Бозылган ризыкның тәмен үзгәртергә сәләтле. Әгәр борыч артык күп салынган икән, ашка 1 чәй калагы алма серкәсе салыгыз.

11. Киемнең төсен үзгәртмичә саклый. Моның өчен юганда кер юу машинасы барабанына 0,5 стакан аш серкәсе салыгыз.

12. Һаваны сафландыра. Моның өчен бүлмәдәге өслекләрне аш серкәсе эремәсе белән сөртеп чыгыгыз, аны почмакларга да сиптерегез. Начар ис шунда ук юкка чыгачак.

13. Пумалага ябышып каткан буяуны эретә. Моның өчен аш серкәсен кәстрүлгә салып кайнатыгыз һәм пумаланы тыгып, төбенә бераз ышкыгыз. Буяу эреп бетәчәк.

14. Кырмыскалардан арындыра. Суны яртылаш серкә белән кушып болгатыгыз һәм бөҗәкләр күренгән урыннарга сибегез. Серкә кырмыскаларның эзен бетерә һәм алар артыннан килүчеләре эзне югалта.

15. Очкылык тотуны туктата. Бер шакмак шикәрне серкәдә чылатыгыз һәм тиз генә тешләп кабып йотыгыз.

16. Пыяла, пластик һәм хромны юу өчен яхшы. Серкәне яртылаш су белән кушыгыз һәм пычранган өслекне шул эремә белән сөртегез. Бераз серкәгә сода кушыгыз һәм нержавейка белән хром өслекне ялтыраганчы чистартыгыз.

17. Чәчәк бәйләменең гомерен озайта. 1 литр су салынган вазага 2 аш кашыгы серкә өстәсәгез, чәчәкләр сезне сөендереп озаграк торачак.

18. Гөмбә авыруларын дәвалый. Аякларыгызны берничә көнгә бер тапкыр 15-20 минутка 5 өлеш суга 1 өлеш серкә кушылган эремәгә тыгып торыгыз.

19. Шашлык итен тәмләтә. 1 ст. аш серкәсенә 2 ст. су, тәмләткечләр кушып ясалган маринад итнең сусыл һәм тәмле булып пешүен гарантияли.

20. Торбаны чистарта. Тыгылган торбага 3/4 ст. сода сибеп, аның  артыннан 1/2 ст. серкә агызыгыз. 30 минуттан соң чәйнек белән кайнар су коегыз. Хәтта нык тыгылган торба да чистарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса