Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Әфлисунлы тавык, гадәти булмаган яшелчә салаты, рулет рецепты

Яңа елны каршы алганда һәм озакка сузылган каникулларда тәмле ризыклар белән якыннарыгызның күңелләрен күрегез.

Әфлисунлы тавык

Кирәк булачак: бер тавык түшкәсе, 2 әфлисун, тавык өчен әзер тәмләткечләр, 1-2 аш кашыгы үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз.

Тәмләткечләрне тоз һәм май белән әйбәтләп болгатырга һәм яхшы итеп тавыкның эче-тышына сөртергә. 2-3 сәгать тотарга. Әфлисунның берсен түгәрәкләп кисеп тире астына тезәргә. Икенчесен 4 өлешкә ярып эченә тутырырга. Тавыкның ботыннан бәйләп табага куярга, өстенә фольга каплап духовкада 180 градуста 1 сәгать 20 минут пешерергә. Пешергән вакытта табага чыккан шулпасын тавык өстенә коеп торырга кирәк.

 

Чөгендерле-сырлы салат

Кызыл чөгендер, бер уч изелгән әстерхан чикләвеге, тоз, кара борыч, кориандр, зәйтүн мае, сулугуни сыры.

Зур булмаган чөгендерне юып, ике кат фольгага төреп, кайнар мичтә 40-50 минут пешерергә. Бераз суынгач, кул белән зур булмаган кисәкләргә бүләргә. Өстенә сулугуни сырын да кул белән ваклап салырга. Чикләвек, тоз, тәмләткечләр сибәргә. Зәйтүн мае тамызырга.

 

Чикләвекле как рулеты

Как, үзегез яраткан чикләвекләр, кайнатылган сөт.

Какка кайнатылган сөт сыларга. Өстенә мул итеп изелгән чикләвек сибәргә. Рулет итеп төреп, пакетка салып суыткычка куярга. 1-2 сәгатьтән алып, турап чәй табынына чыгарырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса