Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЮХИДИ бүләкләр өләшә

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә руль артында утыручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге үз эшләрен намус белән башкарган, юлда аварияләргә юл куймаган шоферларга көтелмәгән бүләк ясады. Бүген УК «Татспецтранспорт» ҖЧҖнең шундый фидакарь затлары ЮХИДИ бүлегенең Мактау грамоталарына ия булды.

Бүлек начальнигы урынбасары Андрей Лиманский предприятие транспортчыларына бәйрәм котлавын ирештерде һәм имин юллар теләде. Андрей Александрович аларны шулай ук шәһәр һәм район территориясендә булган юл-транспорт вакыйгалары торышы һәм сәбәпләре белән дә таныштырды.

Быелның 9 аенда 116 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 12 кеше һәлак булган, 143 е имгәнгән. Юридик затларга караган транспорт чаралары катнашында 20 авария булган. Аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 19 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның бу чорына предприятиеләр транспортлары катнашында аварияләр теркәлмәгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса