Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә урып-җыю азагына якынлашты

Узган ел барлыгы 121 мең тонна ашлык җыеп алган идек.

Быел бу сан кимрәк. Сәбәбе һәммәбезгә билгеле. Районда бөртекле культуралар 44 мең 309 гектарда чәчелгән иде. 20 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләрдән 91 мең 175 тонна уңыш алынган. Әле тагын 431 гектар мәйданны суктырасы калган. Уртача уңыш бирүчәнлек гектарыннан 20,8 центнер тәшкил итә. Ул төрле хуҗалыкта төрлечә. Иң түбән уңыш 14,1, иң югарысы 23,8 центнер булган. 
Уҗым бодае бигрәк тә гектарыннан 28,2 центнер чыгып, кичүчатлыларны сөендергән. Уҗым арышыннан иң күп уңышны «Ярыш» хуҗалыгы җыйган. Аларда ул гектарыннан 26,4 центнер алынган. Район буенча тулаем алганда, аның уңыш бирүчәнлеге гектарыннан 21,4 процент тәшкил итә. 
Бүген урып-җыю эше 99 процентка башкарылган. 2609 гектардагы карабодайның 2600 е, 11692 гектар мәйдандагы сабан бодаеның 11620 есе суктырылган инде. Орлыкка дип чәчелгән кукуруз көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Аны хәзер силоска уралар. 
– Быелгы урып-җыю кампаниясен оешкан төстә үтте дип әйтергә була. Аның барышында гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде. Урып-җыю белән беррәттән киләсе ел уңышы өчен уҗым культуралары да чәчелде. Хуҗалыкларның барысы да бу эшне башкарып чыкты, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев. 
Бүген кырларда туфрак эшкәртү бара. Токарликов исемендәге хуҗалык та туңга сөрү белән мәшгуль. Биредә урып-җыюны иң беренчеләрдән булып тәмамладылар. Бөртеклеләрдән 16 мең тонна уңыш җыелган. Хуҗалык киләсе елгы кыр эшләренә дә әзерлекне башлаган. 1 октябрьгә кадәр 5 мең гектар мәйданны сөреп куярга планлаштыралар. Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә дигәнне токарликовлылар яхшы аңлый. Урак өстендә катнашкан 14 комбайнны бүген киләсе урып-җыюга әзерләү бара. 
– Без аларны аннан соңга калдырмыйча юып, чистартып, төзәтәсен төзәтеп, алгы сызыкка куябыз. Барлыгы 14 комбайн эшләде. Агымдагы атнада бу эшне тәмамлыйбыз, – диде хуҗалык җитәкчесе Наил Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса