Әлмәттә Бердәм эшче хоккей лигасы җиңүчесе ачыкланды
27 апрель көнне Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда зур спорт бәйрәме – Бердәм эшче хоккей лигасы сезонының тантаналы ябылышы узды.
Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, "Нефтяник" хоккей клубы президенты Ринат Шәфигуллин, “Татнефть” профсоюз комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Зимин, “Татнефть” профком рәисе урынбасары Эльмира Газизова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Уеннарның соңгы көнендә “А”- РХЛ дивизионының җиңүчесе һәм призлы урын ияләре билгеле булды. Матч нәтиҗәләре буенча бронза медальгә “Җәлилнефть”, көмеш медальгә “Әлмәтнефть -1”, ә алтын медальгә “Меллянефть” командасы ия булды.
Лига 2018 елда олылар арасындагы массакүләм хоккей ярышлары кичергән үзгәреш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ул Эшче хоккей лигасы чемпионатында һәм һәвәскәрләр арасындагы турнирларда чыгыш ясаган 39 команданы үзенә берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа