Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне сынадылар

16-18 апрельдә Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре бара. Кичә Әлмәт тә аңа кушылды.

Билгеле булганча, мондый өйрәнүләрнең әһәмияте зур. Табигатьне дә һәм кайбер кешеләрне дә аңлап бетерерлек түгел. Тыюларга да карамастан, язгы җылы көннәрдә урман-аланнарда учак ягучылар, бәйрәм оештыручылар күренә. Корыган агач яки үләнгә бер очкын төшү дә җитә. Әлеге тренировкаларның максаты нигездә гамәли күнекмәләрне камилләштерүдән, гадәттән тыш вакыйгалар китергән зыянны бетерүдә кулланылучы көч һәм чараларның нәтиҗәлелеген арттырудан гыйбарәт. Бу юлы команда-штаб өйрәнүләре язгы ташуның тоткарлыксыз агуын, халыкны, урманнарны, объектларны янгыннан саклауны тәэмин итүгә багышланды. 


Сабантуй мәйданына илтүче юл кырыендагы экстрим паркка төрле техника җыелды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешмалар гына түгел, «АПТС», «Әлмәт-Водоканал», газ хуҗалыгы предприятиеләре, кайбер авыл җирлекләре җитәкчелеге дә катнашты. Башта райондагы техниканың гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде. Өйрәнүләрдә катнашучыларга ике хәбәр җиткерелде. Беренчесе – имеш, Дала Зәе елгасында су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, Тихоновка авылын су басу куркынычы яный. Ярый әле бу уйлап чыгарылган хәбәр генә. 


- Бүген язгы ташу уңаеннан тынычланырга була, ул безне әйләнеп узды. Проблемалы сораулар юк, халыктан шикаятьләр кермәде, - диде безгә эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев. 
Уйлап чыгарылган хәбәр булса да, техника һәм хезмәткәрләр биредә агым суларны тоткарлаучы киртәләр, торбаларны чистартырга киттеләр. 


Икенче легенда буенча «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена якында гына табигый янгын чыгу куркынычы янавы турында хәбәр кергән. Аның буенча да кичекмәстән чаралар күрелергә, чыганак юк ителергә тиеш. Команда-штаб өйрәнүләрендә катнашкан Әлмәт урманчылыгы участок урманчысы Илдар Дәүләтшин урманнарда янгыннарны кисәтү, вакытында ачыклау максатыннан һәр көнне диярлек карап йөрүләр оештыруларын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса