Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа проект, яңа җиңү

Быел, Театр елында Идел буе федераль округында яңа иҗтимагый проект тормышка ашырыла. «Театраль Идел буе» фестивале яшьләрне әлеге мохитка җәлеп итү, театр сәнгатен үстерү максатыннан гамәлгә куела. Әлмәт укучылары фестивальдә үзләрен күрсәтергә өлгерде инде.

Идел буе округында барлыгы 1488 профессионал һәм һәвәскәр театр коллективы исәпләнә. Бәйгедә балалар һәм яшьләрнең үзешчән театр төркемнәре генә катнаша. Фестиваль үз эченә төбәк этапларын да алган. Идел буе округының 14 субъектында башта иң көчле коллективлар ачыклана. Татарстанда беренче тур узды һәм аның нәтиҗәләре билгеле инде. Республика этабына барлыгы 30 дан артык заявка кергән. Күренекле мәдәният-сәнгать әһелләреннән торган эксперт советы алар арасыннан 6 җиңүчене сайлап алган. Шулай итеп, төбәк этабының икенче турына укучылардан торган 5 һәм студентларның бер иҗат коллективы чыкты. Алар арасында якташларыбызны да күрү аеруча куанычлы.

«Иске Әлмәт» Мәдәният йортында эшләүче «Дар» театр студиясе бәйгегә Леонид Филатовның «Про Федота-стрельца, удалого молодца» әкияте буенча эшләнгән спектакль тәкъдим иткән. Балалар белән шөгыльләнүче һәм үзе режиссер да булган Марина Зарубежнова әйтүенчә, алар сәхнәләштерер өчен әсәрне озак сайлаганнар.

- Бу юлы балаларның үзләренә дә кызыклы булган материал сайларга булдым. Мин аларның бер-берсе белән ничек аралашуларына даими игътибар бирәм, кайчакларда малайларның кызлар белән яисә киресенчә уртак тел таба алмауларын күрәм. Әлбәттә, алар белән дуслык, үзара мөнәсәбәтләр турында әңгәмәләр корабыз. Иҗат теле аша сөйләшсәң, тагын да яхшырак. Шуңа күрә мәхәббәт, дуслык, Ватанга тугрылык хакындагы әкияткә тукталдым. Пьесаны шактый гына кыскартырга да туры килде. Ул балаларга бик ошады, бирелеп уйнадылар, биюләрен үзләре куйды. Алар алдына сезгә карап тамашачыларның да биисе килерлек булсын дигән бурыч куйдым, - дип сөйләде ул.

Студиядә ачылган көннән, 2014 елдан ук йөрүчеләр дә, 3 ел шөгыльләнүчеләр дә бар. Яшьләре дә төрлечә. Аларның атнасына ике тапкыр гына йөреп, җиңү яулауларын батырлыкка тиңләде режиссер апалары. Хәер, яшь артистларның бу тәүге җиңүләре генә түгел икән. Узган ел Наталья Полюшкинаның «Про ту, которая не умела плакать» исемле әкияте сәхнәләштерелгән. Анысын хәйрия спектакле иткәннәр. «Сандугач сайрар илем» фестивалендә дә беренче урын алу, Халыкара «Талантико» интернет бәйгесендә I дәрәҗәдәге лауреат исеменә ия булу укучыларга тагын да дәртләнебрәк иҗат итү өчен канат куйган.

- Безнең шәһәрдә рус телендәге яшь тамашачылар театры ачылсын иде. Бүген дөнья җиңел чыгышларга, күңел ачу юнәлешендәге чараларга корылган. Балаларны философик яктан уйларга этәрүче, аларны борчыган сорауларга җавап рәвешендәге, патриотик эчтәлектәге әсәрләр куярга иде.

Мәктәп программасы буенча да шактый гына материалларны сәхнәләштерергә була, - дип хыяллары белән дә уртаклашты Марина Зарубежнова.

Көрәш дәвам итә. Хәзер республикабызның көчле 6 коллективы икенче турда көч сынаша. Округ этабына алар арасыннан бер мәктәп һәм студент театр коллективы гына сайланачак. Якташларыбызга уңышлар телибез!

Ирина Апачаева

Фото:Дарья Русакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса