Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат фейк-хәбәр өчен штрафка тартылды

Полиция хезмәткәрләре коронавирус турында чынбарлыкка туры килми торган мәгълүматларның таралуын ачыклады.

Социаль челтәрләрнең берсендә полиция хезмәткәрләре Әлмәттә инфекция белән зарарланган гражданнар санының рәсми рәвештә 5 кешегә җитүе, ә рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, үлем очракларының саны күпкә артуы турындагы ялган мәгълүматны ачыклаган. Тикшерү барышында хәбәрнең авторы Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир булуы ачыклана. Ир үз гаебен тулысынча таныган һәм Интернет челтәреннән файдаланучылардан гафу үтенгән.

30 мартта Әлмәт шәһәр суды карары белән ир административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Полиция хезмәткәрләре искәрткәнчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе нигезендә, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны бозу куркынычы тудыручы дөрес хәбәрләр рәвешендә дөрес булмаган иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүмат тараткан өчен 300 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны игътибарлы булырга һәм рәсми мәгълүмат чыганакларын гына күзәтеп барырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса