Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт эшмәкәре мошенникларга 6 миллион сумнан артык акча күчергән

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең дежур частенә 40 яшьлек Әлмәттә яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә

Билгеле булганча, 8 апрельдә зыян күрүченең электрон почтасына билгесез берәүдән изопропил спиртын  отышлы бәядән сату турында тәкъдим белән хат килә. Тәкъдим эшмәкәрне бик кызыксындыра. Ир-ат җавап хаты яза. Анда ул продуктның сыйфатына һәм бәясенә кагылышлы сорауларын чагылдыра.

Аннары бизнесмен хатта күрсәтелгән вәкил белән элемтәгә керә. Җинаятьче үзен заводның сату бүлеге әйдәп баручы икътисадчысы дип таныштыра һәм булачак алыш-бирешнең барлык нечкәлекләрен җентекләп аңлата.  Эшмәкәр 48 тонна спиртка заказ бирергә була һәм электрон почтага килгән килешүгә мөһер куеп, аны кире җибәрә. Икенче көнне бизнесмен химия продукциясе белән тәэмин итү килешүе буенча документлар пакетын ала һәм аның белән танышкач, 6 008000 сум акча күчерә.

11 апрель көнне зыян күрүче тәэмин итүче заводның рәсми сайтын карарга була. Сайтны өйрәнгәндә ул предприятие исеменнән мошенниклык гамәлләре булу турындагы мәгълүматка дә игътибар итә. Исемлектә бизнесмен килешү төзегән предприятиенең исеме дә күрсәтелгән була.

Шуннан соң, "партнерлар" белән элемтәгә керә алмаган ир-ат ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать итә.  Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрнең шәхесен билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса