Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле чит кешенең банк картасыннан файдаланган өчен хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

Ир-ат «Электрон акча кулланып мошенниклык» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган. Суд агымдагы елның 31 гыйнварында шәһәр урамнарының берсендә хөкем ителүченең пластик банк картасы табуын ачыклаган. Шул ук көнне ул берничә кибеттә әлеге карта белән әйберләр сатып ала. Нәтиҗәдә, карта хуҗасына 2725,01 сумлык матди зыян китерә.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәзага тарткан. Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса