Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Үзизоляция режимын бозып, Мамадышка юл тоткан әлмәтле штрафка тартылды

Әлмәт районының полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган рейд барышында Әлмәткә Иваново шәһәреннән 17 майда кайтып, коронавирус белән бәйле рәвештә ике атналык изоляция турында күрсәтмә алган 24 яшьлек егет тикшерелгән.

Тикшерү барышында ул өйдә булмаган. Егетнең изоляция шартларын бозып, шәхси автомобильдә Мамадыш районына барганы ачыклана.

Закон бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсендәге 2 нче өлеше, ягъни «халыкның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" беркетмәсе төзелгән.

Суд аны 15 мең сум күләмендә административ штрафка тарткан.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору режимын бозучыларга җинаять җаваплылыгы каралганын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса